Шагыйрь 1961 елның 7 мартында Свердловск өлкәсенең Нижний Тагил шәһәрендә туа. Казан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, 1985 елда Яр Чаллы шәһәренә килә. КазТИСИЗ да (1985-1999) топограф булып, Россия Язучылар берлегенең Татарстан бүлегендә бастыручы (2001-2004) булып хезмәт итә. «Полустанок» (2002), «Между белым и чёрным» (2005) китаплары авторы, газета-журналларда шигырьләрен бастыра. Әдәби иҗаттагы уңышлары өчен Почёт Грамоталары һәм Дипломнар белән бүләкләнгән. Россия Язучылар берлеге әгъзасы. |