Рәфис Сәлимҗанов

рәфис сәлимҗановПрозаик

Рәфис Хәсән улы Сәлимҗанов 1952 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Тукай районы Иштирәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Туган авылында сигез сыйныф, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970–1975 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы булып башлый (1975–1976), аннан район комсомол комитетында инструктор (1976–1977), «Дуслык байрагы» төбәк газетасы редакциясендә хәбәрче (1977–1979) булып эшли.

1979 елдан Чаллы шәһәрендә яши. Квалификацияле эшче һөнәрләренең төрлесен үзләштереп, озак еллар буе КАМАЗ предприятиеләрендә эшли.

Рәфис Сәлимҗанов әдәби иҗат эшен узган гасырның җитмешенче елларында балалар өчен кыска хикәя-парчалар һәм юморескалар язудан башлый. Матбугатта беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга.

1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.