Рәфис Сәлимҗанов

рәфис сәлимҗановПрозаик

Рәфис Хәсән улы Сәлимҗанов 1952 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасының Тукай районы Иштирәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Туган авылында сигез сыйныф, Түбән Кама шәһәрендә урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1970–1975 елларда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча белем ала. Хезмәт юлын Зәй районының Бигеш урта мәктәбендә тарих һәм татар теле укытучысы булып башлый (1975–1976), аннан район комсомол комитетында инструктор (1976–1977), «Дуслык байрагы» төбәк газетасы редакциясендә хәбәрче (1977–1979) булып эшли.

1979 елдан Чаллы шәһәрендә яши. Квалификацияле эшче һөнәрләренең төрлесен үзләштереп, озак еллар буе КАМАЗ предприятиеләрендә эшли.

Рәфис Сәлимҗанов әдәби иҗат эшен узган гасырның җитмешенче елларында балалар өчен кыска хикәя-парчалар һәм юморескалар язудан башлый. Матбугатта беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга.

1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Фотоальбом

Китаплар

Творческий вечер Рафиса Салимзянова (12+) – 01.10.2022

Библиография

Сәлимҗанов, Р. Вакыйф дус белән күргәннәр [истәлекләр] / Р. Сәлимҗанов // Идел 15. – 1983. – С. 62-67.

Гыйлемханов, Риман. Үзең булып кал, яме! / Р. Гыйлемханов // Ватаным Татарстан. – 2022. – №148 (8 октябрь). – Б. 5.

Дунай, Ф. Чишмәсе дәрьяга кушылсын : [язучы Рафис Сәлимҗанов иҗатын бәяләп] // Дунай, Ф. Белеп язуга ни җитә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре / Фаяз Дунай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – Б. 69-75.

Садыйков, И. Язучы язмышлары : [язучы Рафис Сәлимҗанов иҗаты бәяләнеп үтелә] / Ирек Садыйков // Шәһри Казан. – – 10 февраль (№26-27). – Б. 2.

«Тел – милләтнең сакчысы». Рафис Сәлимҗановның «Великий язык тюрков» китабын тәкъдим итү кичәсе: сценария // Хәмидуллина, Р. Г. Китапханә сәхнәсе: китапханәчеләргә, балалар бакчалары тәрбиячеләренә, сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек. 4 нче чыгарылыш / Роза Хәмидуллина. – Казан: «Школа» редакция-нәшрият үзәге, 2021. – Б. 123-135.

Хәмидуллина, Р. Әдәбиятнең зирәк аксакалы : [язучы-прозаик Рафис Сәлимҗанов 70 яшьлек юбилее уңаеннан] / Р. Хәмидуллина // Якты юл. – – 16 сентябрь. – Б.7.