Шәвәлиева Сания Абдрахмановна (Софья Андреева)

Балалар язучысы, әкиятче, драматург. Россия һәм Халыкара әдәби конкурслар лауреаты һәм дипломанты

Әдәби псевдонимы – СОФЬЯ АНДРЕЕВА. 1964 елның 11 октябрендә Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә дөньяга килә.
Ижевскиның механика институтын тәмамлаганнан соң, КамАЗның двигательләр заводында инженер-технолог булып эшли.
1982–1991 елларда – двигательләр заводында эшли, технология үзәгендә (1991–1999), 1999 елдан – шәхси эшмәкәр.

Балалар язучысы буларак, 1995 елларда, татар һәм рус телләрендә чыгучы «Көмеш кыңгырау» – «Серебряный колокольчик» балалар газетасының «Сказки на каждый день» рубрикасы авторы буларак таныла.  1995–1999 елларда Яр Чаллы шәһәрендә чыгып килүче «Аргамак» журналының балалар өчен чыгучы битенең даими авторы була.

2010 елда А.М. Горький исемендәге әдбият институтының югары әдәби курсларын тәмамлый (Александр Ольшанский прозасы семинары). Монда уку дәверендә «ВЛК – многоточие» җыентыгын бастырып чыгара, анда әдәбият курсларында шөгыльләнүчеләрнең әсәрләре кергән.

Сания Шәвәлиева Әдәбият институтының «Литодрама» драматурглар конкурсының даими жюри әгъзасы. Аның исеме Яр Чаллы шәһәре энциклопедиясенә кертелгән.

С.Шәвәлиеваның әсәрләре «Юность» (Мәскәү), «Аврора» (Санкт-Петербург),«Белая Вежа» (Минск), «Лампа и дымоход» (Мәскәү), «Легенс» (Санкт-Петербург), «Аргамак» (Яр Чаллы), «(Новый) Аргамак» (Казан) журналларында, «Независимая газета» (НГ Exlibris), «Светлый путь» (Яр Чаллы),  «Серебряный колокольчик» газеталарында һ.б. бастырыла. Әсәрләре татар, башкорт, иврит, инглиз  телләренә тәрҗемә ителгән. Балалар өчен иҗат ителгән әсәрләреннән кала, С. Шәвәлиеваның сценарие буенча  «Дом Актера» (Мәскәү, 2010), Лаборатория драматургов театра «Сатиры» (Мәскәү, 2009), Театральный учебный центр (Яр Чаллы, 2006) кебек учреждениеләрдә 3  кечкенә спектакльләре куела.

С. Шәвәлиева – «Сумовёнок» (Мәскәү, 2016) китабы өчен Петр Павлович Ершов исемендәге Халыкара әдәбият премиясе лауреаты («За лучшее художественное произведение для детей и юношества» номинациясендә); «Лучшая книга года 2014» (Берлин, 2014) Халыкара әдәбият конкурсында Гран-Прига ия була; «Литодрама» Халыкара драматурглар конкурсының Дипломы белән бүләкләнгән. Балалар авторлары Халыкара иҗат берләшмәсенең Дипломы иясе (Израиль-Франция);   «Лучшая книга года 2013» (Берлин) Халыкара әдәбият конкурсының Дипломы иясе.