Балалар язучысы, әкиятче, драматург. Россия һәм Халыкара әдәби конкурслар лауреаты һәм дипломанты
Әдәби псевдонимы – СОФЬЯ АНДРЕЕВА. 1964 елның 11 октябрендә Пермь өлкәсенең Губаха шәһәрендә дөньяга килә. Ижевскиның механика институтын тәмамлаганнан соң, КамАЗның двигательләр заводында инженер-технолог булып эшли. 1982–1991 елларда – двигательләр заводында эшли, технология үзәгендә (1991–1999), 1999 елдан – шәхси эшмәкәр.
Балалар язучысы буларак, 1995 елларда, татар һәм рус телләрендә чыгучы «Көмеш кыңгырау» – «Серебряный колокольчик» балалар газетасының «Сказки на каждый день» рубрикасы авторы буларак таныла. 1995–1999 елларда Яр Чаллы шәһәрендә чыгып килүче «Аргамак» журналының балалар өчен чыгучы битенең даими авторы була.
2010 елда А.М. Горький исемендәге әдбият институтының югары әдәби курсларын тәмамлый (Александр Ольшанский прозасы семинары). Монда уку дәверендә «ВЛК – многоточие» җыентыгын бастырып чыгара, анда әдәбият курсларында шөгыльләнүчеләрнең әсәрләре кергән.