Гоголев Михаил Николай улы

Шагыйрь, прозаик, публицист, драматург

1956 елның 27 маенда ТАССРның Алабуга районы Ижевка авылында туа. Яр Чаллы шәһәренә 1983 елда күчеп килә. Шәһәр пионерлар йортында балалар әдәби студиясен җитәкли, «Росток» газетасын һәм «Ракурс» журналын чыгара, шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. 2006 елдан – Россиянең Татарстандагы язучылар берлеге җитәкчесе. Россия Язучылар берлеге әгъзасы.

«Смотрите, люди, на закат. Верлибры» (1990), «Новенькая» (1992), «Дурной день» (1994), «Ясень на краю обрыва» (1994), «Жизнь коротка» (1995), «Сибарит духа: верлибры» (2004), «О судьбе и творчестве: рассказы» (2006), «Аромат любви» (2006) һәм башка китаплар авторы.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.