Черникова Людмила Ивановна

Шагыйрь

1952 елның 5 сентябрендә Дагыстан Республикасы Махачкала шәһәрендә туа.

1969 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, төзелеш техникумына укырга керә.

Укуын тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә килә. СМУ-52 «Жилстрой-1» төзелеш идарәсендә мастер булып эшли. 1974 елда металл конструкцияләр заводына инженер-конструктор булып күчә. 1984 елда КамПИның төзелеш бүлегендә укый.

Заводта «Конструктор» газетасының мөхәррире була.

1998 елдан алып «Орфей» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы.

«Кружилиха» (2003), «Каждый – Солнце» (2008), «Что мы знаем о дожде» (2008) китаплары авторы.
Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) күмәк җыентыкка кертелгән.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.