Шагыйрь
1952 елның 5 сентябрендә Дагыстан Республикасы Махачкала шәһәрендә туа. 1969 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, төзелеш техникумына укырга керә. Укуын тәмамлагач, Яр Чаллы шәһәренә килә. СМУ-52 «Жилстрой-1» төзелеш идарәсендә мастер булып эшли. 1974 елда металл конструкцияләр заводына инженер-конструктор булып күчә. 1984 елда КамПИның төзелеш бүлегендә укый. Заводта «Конструктор» газетасының мөхәррире була. 1998 елдан алып «Орфей» әдәби берләшмәсенең актив әгъзасы. «Кружилиха» (2003), «Каждый – Солнце» (2008), «Что мы знаем о дожде» (2008) китаплары авторы. Шигырьләре «Под небом высоким» (2008) күмәк җыентыкка кертелгән. |