100-летие образования Татарской АССР

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү турында»гы карарын имзалады.

Бәйрәм итү 2020 нче елда булачак, диелә «Татарстан Республикасы» гәҗитендә басылып чыккан документта.

Карар нигезендә, юбилей датасын билгеләп үтү «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең Татарстан Республикасы  күпмилләтле халыклы дәүләтчелеге үсеше өчен зур тарихи һәм иҗтимагый-сәяси әһәмиятен исәпкә алып» үткәрелә. Карар 2015 елның 25 сентябреннән, аңа имза куйганнан соң, үз көченә керде. 

ТАРИХКА КҮЗӘТҮ…

ТАССР төзелү буенча практик эшләр 1920 елларда башланды. Февраль ахырларында Татар Республикасы турында нигезләмәнең проекты әзерләнде һәм игълан ителде.

22 мартта Владимир Ильич Ленин Кремльдә шәрык халыклары Коммунистик оешмалары  Үзәк бюросының җитәкче хезмәткәрләрен кабул итте һәм алар белән Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы (ТАССР) төзелүгә кагылышлы сораулар буенча фикер алыштылар.

4 майда В.И. Ленин җитәкчелегендә СНК РСФСР утырышы узды. Анда араларында Иосиф Сталин, Сәхиб-Гәрәй Сәет-Галиевлар булган ТАССР төзелүгә кагылышлы чараларны оештыру өчен махсус комиссия төзелде.

27 майда ТАССР төзелү турындагы Декретка имза куелды. Моңа кадәр хәзерге Татарстан Республикасы рәсми яки рәсми булмаган рәвештә дә беркайчан да Татария яисә Татарстан дип аталмады.

1920 елның 25 июне Совет Татариясе дип аталу көне буларак халыклар бәйрәменә әверелде. Татариянең чикләре билгеләнде.

Автономияле республика составына Казан, Уфа, Самара, Вятка һәм Сембер губернияләреннән бүленгән территорияләр керде.  1921 елны ТАССР составына Алабуга оешка кантон, Алабуга өязенең көньяк өлеше кушылды.

100 лет на защите Татарстана

Уникальные архивные видеокадры, исторические события и значимые факты наглядно свидетельствуют о том, какой огромный шаг, какой стремительный рывок сделала за эти 100 лет вся система защиты населения от ЧС, гражданской обороны, пожарной безопасности и безопасности на воде.

ГОЛОСА ИСТОРИИ #1

Свидетели эпохи вспоминают, как это было. 1920-й год. Ещё не кончилась война, но Республика Советов уже приступила к государственному строительству…

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.