«Тамырларыбызга сәяхәт» XI республика бәйгесе (6+)

Бесплатно
Время проведения: 03.08.2020-30.11.2020
Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Тамырларыбызга сәяхәт» XI республика бәйгесе игълан ителде. Ул мәдәни мирас һәм алдынгы туристлык үзәкләренең үсеше белән бәйле үз инновацион туристлык проектларын тормышка ашырып, Татарстан Республикасы буенча эчке һәм читтән керү туризмын үстерергә әзер балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән. 
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

– «Татарстан буенча кая барырга теләр идем» темасына башкарылган иң яхшы рәсем;
– Иң яхшы мәдәни-танып белү маршруты;
– Туризм төрләре буенча иң яхшы экскурсион маршрут;
– Туризм өлкәсендә иң яхшы проект;
– Иң яхшы видеоэкскурсия.

Бәйге 2020 елның 3 августыннан 30 ноябренә кадәр бер этапта уза. 

Материалларны бәйге комиссиясенә 2020 елның 30 октябреннән соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Бәйгенең җиңүчеләрен һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы 2020 елның 26 ноябрендә үтәчәк.
Поделиться: