«#КодЧтения» Бөтенроссия социаль реклама һөнәри китапханә бәйгесе (18+)

Бесплатно

2022 елның 1 мартыннан 12 маена кадәр Уфада  «#КодЧтения» дип исемләнгән Бөтенроссия социаль реклама һөнәри китапханә бәйгесе үткәрелә. Анда Россия Федерациясе китапханәләре хезмәткәрләре катнаша ала. 

Бәйгене Башкортстанның Уфа шәһәр округы «Үзәкләштерелгән иҗтимагый китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең шәһәр Үзәк китапханәсе методик бүлеге оештыра.  

Бәйгенең максаты – Россия Федерациясе китапханәләре хезмәткәрләренең иҗади потенциалын үстерү, җәмгыять өчен социаль яктан мөһим мәсьәләләрне чишү юлларын эзләүгә тарту. 

«#КодЧтения» социаль реклама бәйгесенә эшләр өч номинациядә тәкъдим ителә ала:
– Социаль афиша;
– Социаль комикс;
– Социаль ролик.

Бәйгедә, төренә, дәрәҗәсенә, кайсы ведомствоныкы булуына карамастан, Россия Федерациясенең теләсә кайсы китапханәсе хезмәткәре катнаша ала.

Бәйгедә катнашу турында тулырак мәгълүмат белән БР Уфа шәһәренең ҮИКС МБУ сайтында таныша аласыз: https://ufa-lib.ru/assets/files/konkursy_228/kodchteniya-polozhenie.pdf

Сезгә уңышлар һәм бәйгедә җиңү теләп калабыз!

Сораулар буенча Уфа шәһәренең Үзәк китапханәсе методик бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: (342) 2164728 – кабул итү бүлмәсе
Электрон адрес: cgb@ufa-lib.ru

Поделиться: