«Ватан Геройларына дан!» Бөтенроссия ачык читтән торып (online) бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 20 декабря 2021 года

Ватан геройларына багышланган ел саен уздырылучы  «Ватан Геройларына дан!» Бөтенроссия ачык читтән торып (online) бәйгесе «Без Бөек Держава өчен» дигән Бөтенроссия иҗат проекты кысаларында уздырыла.
Бәйге 2021 елның 20 декабрендә үткәрелә һәм Россиядә 9 декабрьдә ел саен билгеләп үтелүче дәүләт бәйрәме Ватан Геройлары көне уңаеннан оештырыла. 
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 1 декабрьдән 15 декабрьгә кадәр кабул ителәчәк. 
Бәйгенең төп максаты – Ватаныбыз геройлары үрнәгендә Россия гражданнарында патриотлык хисләре тәрбияләү. 
Бәйгедә катнашу өчен РФ гражданнары: 3 яшьтән өлкәнрәк сәләтле балалар, яшүсмерләр, иҗади яшьләр һәм өлкәннәр чакырыла.
Эшләрне тугыз номинациядә тәкъдим итәргә мөмкин: «Вокал», «Филипп Киркоров репертуарыннан җырлар», «Иосиф Кобзон репертуарыннан җырлар», «Нәфис сүз», «Музыка уен кораллары сәнгате», «Бию», «Авторлык җыры», «Үзенчәлекле жанр», «Сөйләм жанры» (классик һәм юмористик).

Бәйгенең нигезләмәсе, таләпләр, шулай ук катнашу өчен гариза үрнәкләре белән сылтама буенча таныша аласыз.

Поделиться: