«Шигъри юллар белән хат» Бөтенроссия әдәби бәйгесе (А.С. Пушкинның 225 еллыгына) (6+)

Время проведения: 6 июня - 3 сентября

2024 елда күренекле шагыйрь, драматург һәм прозаик Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу билгеләп үтелә. Россия дәүләт балалар китапханәсе 8-16 яшьлек балаларны һәм яшүсмерләрне  «Шигъри юллар белән хат» дигән Бөтенроссия әдәби бәйгесендә катнашырга чакыра.
Бәйге А.С.Пушкин әсәрләрен популярлаштыру, балалар һәм яшүсмерләрдә сәнгатьчә иҗатка карата кызыксынуны арттыру өчен шартлар тудыру, аларның иҗади сәләтләрен ачу һәм үстерүгә, фантазияләргә илһамландыруга һәм сүз ярдәмендә үз уй-фикерләрен белдерә белергә өйрәтү максатыннан уздырыла. 

Бәйге 2024 елның 6 июнендә «Кызыл мәйдан» китап фестивалендә старт алды.

Катнашучыларның бурычы – 225 еллыгы уңаеннан А.С. Пушкинга һәм/яки аның әсәрләре геройларына адресланган шигъри формада хат язу. 

Бәйге эшләре 2024 елның 3 сентябренә кадәр кабул ителәчәк. Җиңүчеләр 2024 елның ноябрендә бүләкләнәчәк. Җиңүчеләр һәм финалга чыгучылар «Шигъри юллар белән хат» бәйгесе дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алачак.

Белешмәләр өчен телефон: +7 (499) 230-02-29 (доб. 223)

Электрон почта: konkurs@rgdb.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: