Время проведения: 11 марта 2024 года - 18 апреля 2024 года
Президент В.В. Путин 2024 елны — Россиядә Гаилә елы дип игълан итте! Бәйгедә мәктәп яшендәге балалар (6-12 яшь) – «Наш Филиппок» журналы укучылары, башлангыч мәктәп укытучылары һәм китапханәчеләр катнаша ала. Катнашу өчен: Махсус номинация (башлангыч мәктәп укытучылары һәм китапханәчеләр өчен): Бер катнашучыдан бер бәйге эше кабул ителә. Бәйгегә эшләр 2024 елның 11 мартыннан 2024 елның 18 апреленә кадәр кабул ителә. Бәйге җиңүчеләре 2024 елның 22 апрелендә «Наш Филиппок» балалар журналының VK социаль челтәрендәге рәсми төркеме битендә, шулай ук журналның 2024 елгы 5 нче санында игълан ителәчәк. Бәйгенең һәр номинациясендә БИШ ҖИҢҮЧЕНЕ һәм махсус номинациядә бер җиңүчене призлар – акыллы колонкалар көтә. Шулай ук жюри һәр номинациядә өстәмә биш җиңүчене билгеләячәк, алар «Филиппок» дигән махсус футболкага ия булачак. Барлык катнашучылар дипломнар алачак, ә бәйгедә укучылары катнашкан укытучылар һәм китапханәчеләр исемле рәхмәт хатлары белән бүләкләнәчәк. |