«Китап киштәсендә һөнәрләр дөньясы» китапханәчеләр арасында Бөтенроссия видеороликлар бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: С15.05.2026 г. по 31.12.2026 г.

Россия дәүләт балалар китапханәсе китапханәчеләр арасында «Китап киштәсендә һөнәрләр дөньясы» дигән V Бөтенроссия видеороликлар бәйгесе уздыру турында игълан итә. Ул РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә. 

Бәйгедә катнашу өчен китапханәчеләр чакырыла. Шәхси һәм команда белән катнашу мөмкин. Бәйге 2026 елның 15 маеннан 31 декабренә кадәр онлайн уздырылачак. 

Бәйгегә герое / персонажы теге яки бу һөнәр иясе булган нәфис әдәбият әсәре буенча буктрейлерлар ике яшь төркемендә кабул ителә: 7 -10 яшьлек балалар өчен китаплар һәм 11-15 яшьлек балалар өчен китаплар.

Бәйгене үткәрү тәртибе һәм этаплары:

  • Бәйге эшләрен (видеороликларны) җыю: 15 майдан 15 августка кадәр кертеп.
  • Жюриның бәйгегә килгән видеороликлар белән эше. 16 августтан алып 31 октябрьгә кадәр иң яхшы видеороликлар сайлап алына.
  • Россия дәүләт балалар китапханәсенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә иң яхшы видеороликларны урнаштыру (1 ноябрь).
  • 1 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр тамашачылар тавыш бирүе.
  • РФнең балаларга хезмәт күрсәтүче китапханәләре өчен «Китапханәдә һөнәри юнәлеш: онлайн форматлар һәм тәҗрибәләр» дигән дискуссион фәнни-гамәли семинарын уздыру кысаларында бәйге җиңүчеләре 2026 елның декабрендә игълан ителәчәк. 
  • Җиңүчеләргә дипломнар һәм катнашучыларга сертификатлар җибәрү. 2026 елның декабре – 2027 елның гыйнвары. 

Игътибар итүегезне сорыйбыз, ВКонтакте социаль челтәрендә автор хокуклары сакланган материаллар (музыка, видеоөзекләр һ.б.) кулланылса, роликлар күрсәтмәскә мөмкин!

Бәйге шартлары Нигезләмәдә 

Бәйгедә катнашу өчен түбәндәге форманы тутырыгыз https://forms.yandex.ru/cloud/6a06fafdeb6146001f98f412/

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: