«Россияне яңадан ачабыз. Гаиләм белән!» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 01.08.2021-10.12.2021

Гаилә белән сәяхәт итү өчен Россия төбәкләренең популярлыгын арттыру кысаларында, «Урал дәүләт педагогика университеты» федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе һәм  «Рус география җәмгыяте» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Свердловск өлкә бүлеге 2021 елның 1 августыннан 10 декабренә кадәр «Россияне яңадан ачабыз. Гаиләм белән!» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе үткәрә.
Бәйгенең төп бурычы – гаилә белән сәяхәт итүгә кызыксынуны үстерү, шулай ук илебез төбәкләренең уникаль һәм күптөрле табигате, бай мәдәнияте, данлы тарихы һәм заманча казанышлары белән танышуда төрле буын кызыксынуларын исәпкә алырга мөмкинлек бирүче Россия буйлап сәяхәтнең мавыктыргыч булуына игътибарны юнәлтү. 
Бәйгедә яшь чикләүләрсез теләге булган барлык РФ гражданнары Россия төбәкләре буенча гаилә белән сәяхәт итүләре турында сөйләүче иҗади эшләре түбәндәге номинацияләрдә катнаша ала: фотографияләр, эссе, мультимедиалы презентацияләр, видеороликлар.

Элемтә өчен: Матвеева Алена Игоревна, фәнни эзләнүләр белән идарә итү аналитигы, тел. + 7(343)235-76-03, e-mail: lyonchik 7777@list.ru.

Тулырак Бәйгенең нигезләмәсендә 

Поделиться: