«Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары» Бөтенроссия конкурсы (6+)

Время проведения: 09.05.2020-11.10.2020

Россия дәүләт балалар китапханәсе 10 яшьтән алып 16 яшькәчә балалар һәм яшүсмерләрне «Россия символлары» Бөтенроссия конкурсында  катнашырга һәм Бөек Ватан сугышы вакытында фронт һәм тылда халык күрсәткән гомумтанылган батырлыклар турында иң кызыклы сорау уйлап чыгарырга чакыра.

Барлык шәһәрләр дә «герой-шәһәр» дигән югары дәрәҗәдәге исемгә яки «сугышчан дан шәһәре» мактаулы исеменә лаек булмаса да, Советлар союзында Җиңүгә үзеннән өлеш кертмәгән бер генә урын да калмагандыр. Тыл «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» лозунгы астында яши, эвакуацияләнгәннәрне һәм яралыларны кабул итә, корал һәм сугыш кирәк-яраклары җитештерә, фронтка чакырылучыларны һәм үз теләге белән китүчеләрне сугыш кырына озата,                                                                                                   

Сораулар 2020 елның 9 маеннан 11 октябренә кадәр кабул ителә. Бәйгедә катнашу өчен аның нигезләмәсе белән танышырга һәм РДБК сайтында гаризаны тутырырга кирәк. 

Иң кызыклы сорауларны профессиональ жюри әгъзалары сайлап алачак.

Җиңүче сораулар «Россия символлары. Бөек Ватан сугышы: фронт һәм тыл батырлыклары» Бөтенроссия мәктәп укычулары олимпиадасы өчен нигез булачак.

Конкурсны оештыручылар: РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия дәүләт балалар китапханәсе, Россия тарих җәмгыяте һәм Дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе.

Олимпиаданың нигезләмәсе 

Бәйгенең нигезләмәсе 

 

Поделиться: