Китапханәләр арасында Бөтенроссия ватаныбыз хәрби тарихының әһәмиятле вакыйгаларына багышланган чаралар уздыру буенча проектлар бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: 20.06.2021–31.08.2021

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте илебез китапханәләрендә хәрби-тарихи тематикага багышланган проектлар бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итүне дәвам итә.
Бәйгенең максаты – ватанның хәрби тарихын өйрәнү һәм хәрби-тарихи фән казанышларын популярлаштыруга юнәлдерелгән Россия китапханәләренең иң яхшы проектларын ачыклау һәм аларга булышлык итү. Катнашу өчен гаризаларны, учреждение һәм милек формасына бәйсез рәвештә, Россия Федерациясе җирлегендә урнашкан һәм юридик зат буларак теркәлгән барлык китапханәләр тапшыра ала. 

Бәйгегә 2021 елда уздырырга планлаштырылган һәм ватан хәрби тарихының әһәмиятле вакыйгаларына багышланган чара проектлары кабул ителә. Гаризаларны 2021 елның 31 августына кадәр (кертеп) тапшырырга мөмкин. 1 сентябрьдән алып 15 сентябрьгә кадәр бәйгенең Рус хәрби-тарихи җәмгыяте вәкилләре, китапханә эше өлкәсендә белгечләр һәм журналистлардан торган комиссиясе кабул ителгән гаризаларны караячак. Бәйгегегә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне игълан итү 2021 елның 17 сентябренә планлаштырыла. 

Гаризаларны караганда проектларны бәяләүдә төп критерийлар Бөек ватан сугышы башлануга 80 ел булу, изге кенәз Александр Невскийның тууына 800 ел тулу яки Россиянең хәрби-тарихи мирасына кагылышлы башка әһәмиятле вакыйгалар темасын ачып салу, җирле тарихи һәм мәдәни мирасны актуальләштерү, шулай ук хәрби-тарихи мирасны матур һәм образлы итеп интерпретацияләү булачак. 

Җиңүчеләр үз проектларын тормышка ашыруга финанс ярдәме алачак. 

Бәйге буенча өстәмә мәгълүмат: +7 (495) 648 18-12 өст. 5170, Шполянский Денис Валентинович
Тулырак сылтама буенча укырга мөмкин.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: