«Гаилә белән укыйбыз» Бөтенроссия аудиовизуаль контент интернет-бәйгесе (0+)

Бесплатно
Время проведения: С 26 марта по 30 сентября 2026 года

«Белем» җәмгыяте «Гаилә белән укыйбыз» Бөтенроссия аудиовизуаль контент интернет-бәйгесен башлап җибәрә.
Бәйгедә гаиләләр тулы составта: әти-әниләр, балалар, әби-бабайлар һәм башка туганнар катнаша ала. Шулай ук, башка гаиләләрне дә катнашырга чакырып, гаилә китап эстафетасын аларга тапшырырга мөмкин, моның өчен катнашучыларга өстәмә баллар бирелә.

Конкурс Бәйге ике төп һәм ике махсус номинацияләрдә үткәрелә:
«Беренче битләр»: алты яшькә кадәр балалары булган гаиләләр өчен, анда баланың китап белән беренче танышуы карала. 
«Бергә укыйбыз»: төрле яшьтәге балалы гаиләләр өчен, ирекле иҗади яктан үз-үзеңне күрсәтү.
«Буыннар бәйләнеше»: махсус номинация, анда бер үк вакытта берничә буын вәкиләре катнашуы бәяләнә. 
«Безнең белән укы, илебез!»: махсус номинация, аның җиңүчесе социаль челтәрләрдә тамашачыларның ачык тавыш бирүе юлы белән ачыкланачак.

Катнашу өчен гаризалар 2026 елның 30 сентябренә кадәр кабул ителә.
Бәйге өч периодта уздырыла:
26 март – 31 май
1 июнь – 31 июль
1 август – 30 сентябрь.

Бәйгедә катнашу өчен:
Гаилә белән уку гореф-гадәтләрен һәм тәҗрибәсен күрсәтүче 1-5 минутлык видеоролик төшерергә (сәхнә укуын, сәхнәләштерүне, яраткан китап турында гаилә сөйләүләре, бергәләп кычкырып укуны кулланырга мөмкин).
Аны «ВКонтакте» социаль челтәрендә #ЗнаниеЧитаемВсейСемьей хештегы белән урнаштырырга.
Бәйгенең рәсми сайтында теркәлергә https://znanierussia.ru/chitaem.vsej.semiej?ysclid=molibsx4jg119316360 һәм видеога сылтаманы катнашучының шәхси кабинеты аша җибәрергә.  
Буыннарны якынайтучы гаилә гореф-гадәте шатлык кына түгел, ә Бөтенроссия бәйгесендә җиңү дә алып килергә мөмкин! Катнашучылар кыйммәтле бүләкләр һәм Мәскәүгә финалга бру мөмкинлеге алачак.  

Поделиться: