2021 елгы «Россия символлары» Бөтенроссия олимпиадасы! (6+)

Бесплатно
Время проведения: До 28 ноября 2021 года

РФ Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Россия дәүләт балалар китапханәсе Космонавтика музее һәм Мәскәү планетариесе белән берлектә «Россия символлары» дигән Бөтенроссия проекты уздыра.

Быелгы проект темасы – «Космик казанышлар». Проект ике өлештән тора: Бөтенроссия бәйгесе һәм Бөтенроссия олимпиадасы. Бәйге кысаларында балаларга СССР һәм хәзерге Россиянең космик казанышлары турында сораулар уйлап табарга тәкъдим ителде. 

Олимпиаданың төбәк координаторлары теркәлүе тәмамланып килә. Теркәлү барышын һәм оештыручыларның элемтә өчен мәгълүматларын Россия дәүләт балалар китапханәсенең фәнни-методик бүлеге сайтында сылтама буенча карарга була: https://metodisty.rgdb.ru

Белгечләрдән торган жюри иң яхшы сорауларны ачыклады, шулар буенча 2021 елның 18 ноябрендә илебезнең барлык төбәкләрендә «Россия символлары. Космик казанышлар» Бөтенроссия олимпиадасы узачак.

Олимпиадада ике яшь төркемендә – 10 яшьтән алып 12 яшькәчә һәм 13 яшьтән алып 16 яшькәчә мәктәп укучылары катнашачак. Барлык катнашучылар сертификат алачак, Олимпиадада җиңүчеләр – дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә лаек булачак.

«Россия символлары» Бөтенроссия проекты уңышлы ведомствоара хезмәттәшлек булдырырга, балаларны укуга җәлеп итәргә һәм аларда илебез галимнәренең казанышларына карата кызыксыну булдырырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз. Тулырак мәгълүмат белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Олимпиада турында Нигезләмә

Укырга киңәш ителә торган әдәбият исемлеге

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: