«Җиңү язы!» иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (0+)

Платно
Время проведения: 25.03.2021 – 07.05.2021

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасында «Җиңү язы!» шәһәркүләм иҗади бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. 
Бәйгедә 3 яшьтән алып 12 яшькәчә балалар – Чаллының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Бәйгедә катнашу өчен балалар язучылары һәм шагыйрьләренең Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләре буенча теләсә нинди форматта, сәнгать техникасында һәм теләс кайсы материалдан рәсемнәр, кул эшләре, аппликацияләр башкарырга тәкъдим ителде.

Үткәрү урыны: Чаллы ш., Яңа шәһәр, Мәскәү пр., 123 нче йорт, 110 нчы фатир (4/08) адресы буенча 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге. 
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 38-71-82

«Җиңү язы!» шәһәркүләм иҗади бәйгесе җиңүчеләре
«Рәсем» номинациясендә:
3-6 яшь
1 нче урын – Хасиятов Исмаэль (108 нче «Счастливое детство» балалар бакчасы)
2 нче урын – Косикова Варвара (79 нчы «Вишенка» балалар бакчасы)
3 нче урын – Хөсәенов Камил (111 нче «Батыр» балалар бакчасы)

7-9 яшь
1 нче урын – Җиһангирова Сәфинә (78 нче Пушкин пролицее)
2 нче урын – Кәримов Камил (57 нче гимназия)
3 нче урын – Хөсәенова Зәмирә  (111 нче «Батыр» балалар бакчасы)

10-12 яшь
1 нче урын – Мельникова Эвелина (41 нче урта мәктәп)
2 нче урын – Фролова Алия  (31 нче урта мәктәп)

«Кул эше» номинациясендә:
3-6 яшь
1 нче урын – Захарченко Августина (71 нче «Кораблик» балалар бакчасы)
2 нче урын – Гениятов  Камал (71 нче «Кораблик» балалар бакчасы)
3 нче урын – Гыйлемшин Аяз (108 нче «Счастливое детство» балалар бакчасы)
             – Харисов Самат (13 нче «Улыбка» балалар бакчасы)

7-9 яшь
Җиңүче – Шәрифуллин Закир (64 нче прогимназия)

«Аппликация» номинациясендә:
3-6 яшь
1 нче урын – Хәбиров Реналь (8 нче «Зоренька» балалар бакчасы)
2 нче урын – Корнева Арина (38 нче «Аленький цветочек» балалар бакчасы)
3 нче урын – Мирзашәрипова Айсылу (38 нче «Аленький цветочек» балалар бакчасы)

7-9 яшь
Җиңүче – Яковлева Евгения (78 нче Пушкин пролицее)

«Открытка» номинациясендә:
3-6 яшь
1 нче урын – Тимерова Ландыш (111 нче «Батыр» балалар бакчасы)
2 нче урын – Сәйфуллина Тамина (38 нче «Аленький цветочек» балалар бакчасы)
3 нче урын– Дюдюкин Елисей (39 нчы «Веселый улей» балалар бакчасы)

7 -9 яшь
Җиңүче – Әхмәтшин Әмир (72 нче «Антошка» балалар бакчасы)

10-12 яшь
1 нче урын – Низаметдинова Зәмирә (57 нче гимназия)
2 нче урын – Николаев Игорь (57 нче гимназия)

Бәйгедә катнашучылар һәм җитәкчеләренең барысына да рәхмәт белдерәбез.
Киләчәктә иҗади уңышлар телибез!

Бәйгенең нигезләмәсе

Бәйгенең 2021 елның 29 апреленнән үзгәртелгән нигезләмәсе

 

Поделиться: