Время проведения: 16.04.2020-09.05.2020
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе «Мәрхәмәт» Шәһәр Советы депутат-хатын-кызлар берләшмәсе белән берлектә 2020 елның 16 апреленнән «Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» видео-марафонын башлап җибәрә һәм «Сугыш хатын-кыз өчен түгел…» республика медиапроектына кушыла. Марафон «ВКонтакте» социаль челтәрендә оештырыла һәм анда теләге булган һәр кеше катнаша ала. Марафонда катнашу өчен, Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда хатын-кызлар күрсәткән батырлыкларга багышланган, татар һәм рус телләрендә язылган шигырь яки чәчмә әсәрне яттан яисә китаптан укыганны видеога яздырырга кирәк. Роликны яздырганда, исем һәм фамилияне, видео-марафонның һәм әсәрнең исемен атау мөһим. Марафонда катнашучы «ВКонтакте»да «Женские судьбы на войне» (https://vk.com/public194286927) төркеменә кушыла һәм #увойнынеженскоелицо#победа#объединениямэрхэмэт#КультурныеЧелны#БиблиотекиЧелнов хэштеглары белән видеоны урнаштыра. Катнашучыларның барысы да басмада күрсәтелгән электрон почта адресына электрон сертификат алачак. Элемтә өчен мәгълүмат Шәһәр үзәк китапханәсе |