«Сугыш битләре, Җиңү битләре» VI иҗади буклуклар бәйгесе (6+)

Платно
Время проведения: С 1 апреля по 10 мая 2026 года

2026 елның 1 апреленнән 10 маена кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган «Сугыш битләре, Җиңү битләре» VI иҗади буклуклар бәйгесендә катнашырга чакыра. 

Кем катнаша ала?
– 7-11 яшьлек балалар
– 12-17 яшьлек егетләр һәм кызлар
– 18 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр

Катнашу шартлары гади: Бөек Ватан сугышы темасын чагылдыручы китап композициясенең үзенчәлекле фотосын («буклук») ясагыз, һәм гариза белән эшне оештыручының электрон почтасына җибәрегез. Эшләрне кабул итү кагыйдәләре турында тулырак бәйгенең нигезләмәсендә күрсәтелгән. 

Бәйгегә кушылыгыз һәм үз иҗади идеяләрегез белән уртаклашыгыз!
Бәйге эшләре 2025 елның 10 маена кадәр (кертеп) library_5@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: (8552) 70 -77- 45

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: