Татарстанда «Сез – безнең горурлык!» акциясе старт алды (0+)

Бесплатно
Время проведения: 03.03.2021-08.03.2021

Халыкара хатын-кызлар көнен бөтен дөньяда бәйрәм итәләр. Бу көнне, милли чикләр, этник, тел, мәдәни, икътисади һәм сәяси аермалыкларына карамастан, хатын-кызларның казанышлары билгеләп үтелә. 
Халыкара хатын-кызлар көне безгә казанган уңышлар турында уйларга, илебез, Татарстан Республикасы, туган як, шәһәр, бистә үсешенә үзеннән өлеш керткән, тормышта һәм хезмәттә без горурланырлык билгеле бер уңышларга ирешкән аналар, әбиләр, гомумән, хатын-кызлар турында уйланырга мөмкинлек бирә. 
Киләчәк буында югары рухи-әхлакый үсеш дәрәҗәсе, гаилә кыйммәтләре, актив тормыш позициясе формалаштыру, республика, гаилә тормышында хатын-кызның әһәмиятле урын тотуы, әлеге мәсьәләләргә карата киң җәмәгатьчелек, дәүләт, муниципаль органнар һәм учреждениеләр, массакүләм мәгълүмат чараларының игътибарын юнәлтү максатларында, ТРда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тарафыннан «Сез – безнең горурлык!» республика акциясенә старт бирелде.

Акциядә яше һәм тору урыны, гражданлык хәленә карамастан, теләге булган һәркем катнаша ала.  Акция 2021 елның 3 мартыннан 8 мартына кадәр уздырыла.

Акциядә катнашу өчен шартлар:

– 3 марттан 8 мартка кадәр Татарстанда, районда, шәһәрдә, бистәдә танылган хатын-кыз, ана, әбинең фото, видео, рәсемен урнаштырырга һәм «Мин гоуррланам», «Сез – безнең горурлык» темасына язма куярга, анда герой турында сөйләнгән булырга тиеш.  

– акциядә катнашучылар акция тематикасы буенча иҗади якын килүне куллана ала;

– Instagram һәм ВКонтакте социаль челтәрләрендә урнаштырылган акция материаллары  #УПРвРТ8марта хештегы белән бирелергә тиеш.

Акциянең нигезләмәсе

Поделиться: