Время проведения: 15.10.2022-05.11.2022
«Җәлил укулары» V Халыкара шигырь укучылар әдәби бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм бәйге эшләре 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә. Бәйге ел саен сөйләм теле үсешен һәм нәфис сүз белән кызыксыну уяту, шигъри сүзнең матурлыгын һәм сәнгатьчәлеген тоя беләргә өйрәтү максатларында уздырыла. Бәйге фронтовик-язучыларның тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксынучы шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Бәйгенең номинацияләре: – «М.Җәлил татар телендә» номинациясе (һәм яшь төркемендә) – «М. Җәлил рус телендә» номинациясе (һәм яшь төркемендә) – «Җәлил дөнья халыклары телендә» номинациясе (һәм яшь төркемендә) – «Фронтовик-язучылар» номинациясе (һәм яшь төркемендә) – «Фронтовик язучылар әсәрләрен коллектив башкару» номинациясе Бәйгене үткәрү турында мәгълүмат Бөтендөнья татар конгрессы рәсми сайтында www.tatar-congress.org, бәйгенең социаль челтәрдәге битендә: https://vk.com/jaliluku урнаштырыла.
|