«Гаиләбез традицияләре» («Традиции моей семьи») Иҗади бәйге (6+)
«Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 13 нче санлы китапханәсе 2019 елның 25 февраленнән 15 маена кадәр «Гаиләбез традицияләре» исемле шәһәркүләм иҗади бәйге үткәрде. Катнашу өчен 6-17 яшьлек балалары булган гаиләләр, 17 яшьтән өлкәнрәкләр чакырылды. Бәйгенең максаты – үсеп килүче буында, шәһәрдәшләребездә гаиләгә карата кыйммәтле кешелек мөнәсәбәтләре тәрбияләү, җәмгыятьтә гаиләнең ролен арттыру. Бәйге түбәндәге яшь төркемнәрендә уздырылды: – 6–12 яшьлек балалары булган гаиләләр; – 13–15 яшьлек балалары булган гаиләләр; – 16–17 яшьлек яшүсмерләр һәм аларның ата-анасы; – 17 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге олылар. Бәйге 2019 елның 25 февраленнән 15 маена кадәр өч этапта үткәрелде: 1 нче этап (25 февральдән алып 28 февральгә кадәр) – бәйге игълан итү; 2 нче этап (1 марттан алып 12 майга кадәр) – эшләрне кабул итү; 3 нче этап (13 майдан алып 15 майга кадәр) – йомгаклау. Телефон: 56-36-40; WhatsApp 89869007736
|