«Китап турында – яратып» иҗади онлайн-бәйге (6+)

Бесплатно
Время проведения: 17.08.2020-23.09.2020

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ укучыларның фикерләре буенча «Китап турында – яратып» дип исемләнгән иҗади онлайн-бәйге игълан итә. 

Җиде яшьтән алып утыз яшькәчә теләгән һәр кеше үзенең китапка карата булган мәхәббәтен белдерә алачак. Бәйге 2020 елның 17 августыннан 23 сентябренә кадәр өч этапта үткәрелә:

1 нче этап: 17.08.2020–17.09.2020 – эшләрне кабул итү һәм тавыш бирү.
2 нче этап: 18.09.2020 – нәтиҗәләр ясау.
3 нче этап: 19.09 – 23.09.2020 – Дипломнар тарату.

Бәйгегә яраткан китап турында ирекле формада фикерләр кабул ителә. Катнашучы «ҮКС» МБУ балалар һәм яшүсмерләр бүлегенең ВКонтактедагы https://vk.com/unior_library төркемендәге фикер алышуда үз фикерен калдыра. Аңа шулай ук китапның тышы яки яраткан китапны кулга алып төшкән фотоларны да өстәп урнаштырырга мөмкин. 

Бәйгенең җиңүчеләре җыйган тавыш (лайк) исәбе буенча билгеләнә. Барысы да катнашучы дипломы алачак, ә иң күп тавыш җыючылар җиңүче дипломы һәм приз белән бүләкләнәчәк! 

Бәйгене уздыруга кагылышлы сораулар буенча cbs-unior@mail.ru электрон почтасына мөрәҗәгать итәргә.
Белешмәләр өчен телефон: 8 999 164 7375

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: