«Әдәби портал» иҗади онлайн бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 27.07.2020-30.09.2020

Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ «Әдәби портал» дип исемләнгән иҗади онлайн бәйге игълан итә. Бәйге 2020 елның 27 июленнән 30 сентябренә кадәр уздырыла.

Теләге булган һәркем фотога төшеп яки видеоролик яздырып, мавыктыргыч «Мин яраткан китап герое образында» фотолар бәйгесендә, яраткан әсәрләрне сәхнәләштереп, «Җан кергән битләр» номинациясендә катнаша ала. Анда мәсәлләр, әдәби һәм халык әкиятләре, классик һәм заманча проза әсәрләрен дә кулланырга мөмкин.

 

Бәйгедә катнашу өчен, кайда яшәвенә карамастан, 3 яшьтән алып 30 яшькәчә балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр, аларның әти-әниләре – «ВКонтакте» социаль челтәрен кулланучылар чакырыла.

Белешмәләр өчен телефон: 8 999 164 7375
Е-mail: cbs-unior@mail.ru

Тулырак мәгълүмат белән Бәйгенең нигезләмәсендә таныша аласыз.

Бәйге нәтиҗәләре 

 

Поделиться: