Время проведения: 01.09.2020-30.10.2020
Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2020 елның 1 сентябреннән 30 октябренә кадәр «Көзнең матур төсләре» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгенең төп максаты – балалар арасында уку һәм иҗади активлыкны арттыруның мөһим бер коралы буларак китап һәм китап укуны алга җибәрү. Бәйгегә автор эшләре – бәйге темасы буенча, теләсә кайсы материалдан (ватман, катыргы һ.б.) табигый материаллар кулланып башкарылган кул эшләре: теләсә кайсы сәнгать техникасында ясалган рәсем һәм аппликацияләр кабул ителә. Бәйгедә 4-15 яшьлек теләге булган һәркем катнаша ала. Гаризалар һәм эшләр 2020 елның 1 сентябреннән 25 октябренә кадәр Һади Такташ урамы, 42 нче йорт (15/18), 72 нче фатир адресы буенча 8 нче санлы китапханәдә кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 46-67-37; e-mail: cbs_filial8@mail.ru «Көзнең матур төсләре» шәһәркүләм иҗади бәйгесендә катнашу өчен Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме_______________________________________ Бәйгенең номинациясе______________________________________________________________ Эшнең исеме______________________________________________________________________ Туу вакыты_______________________________________________________________________ Өй адресы _______________________________________________________________________ Телефон ________________________________________________________________________ E-mail __________________________________________________________________________ Уку йортының исеме_______________________________________________________________ Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме_______________________________________ Бәйгене үткәрү шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм: Дата «___» _____________ 2020 ел Имза ___________
|