«Тылсымчы Корней бабайның китап дөньясында» иҗади бәйгесенә йомгак ясалды (6+)

Время проведения: 10.01.2022-04.03.2022

Балалар язучысы Корней Иванович Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан, Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе, 2022 елның 10 гыйнварыннан 4 мартына кадәр «Тылсымчы Корней бабайның китап дөньясында» шәһәркүләм иҗади бәйгесе үтте.

Бәйгегә К.И. Чуковский әсәрләре буенча әзерләнгән, теләсә кайсы форматта, сәнгать техникасында һәм теләсә кайсы материалдан башкарылган рәсемнәр, кул эшләре кабул ителде. Алар түбәндәге номинацияләрдә бәяләнде:
– «Иң яхшы рәсем»
– «Иң яхшы кул эше».
Бәйгене үткәрү урыны һәм элемтә өчен мәгълүмат: 5 нче санлы китапханә, Чаллы шәһәре, Сидоровка бистәсе, Гвардиячеләр ур., 9 нчы йорт (С-30 А), Автостанция тукталышы.

Телефон: 8(8552) 70-77-45. e-mail: library_5@mail.ru

Барлык җиңүчеләргә һәм бәйгедә катнашучыларга электрон почта аша дипломнар җибәреләчәк. Чын күңелдән барлык җиңүчеләрне котлыйбыз. Сезгә киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!

Бәйгенең нигезләмәсе
Бәйге нәтиҗәләре

Поделиться: