«Китапханә логотипын яса!» иҗади бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды (18+)

Бесплатно
Время проведения: С 2 февраля по 2 марта 2026 года

2026 елның 2 февраленнән 2 мартына кадәр «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсе Чаллы шәһәре китапханәләр системасының  актуаль, концептуаль һәм истә калырлык визуаль логотипын ясау буенча «Китапханә логотипын яса!» иҗади бәйгесе уздырды.

Катнашу өчен профессиональ дизайнерлар, рәссам-графиклар, профильле уку йортлары студентлары, шулай ук график дизайн өлкәсендә кирәкле күнекмәләре булган кызыксынучы затлар чакырылды. Бәйгегә махсус график программаларда башкарылган эшләр кабул ителде.

Бәйге нәтиҗәләре:
Барлыгы бәйгегә 25 эш тәкъдим ителде. Нигезләмәгә туры килүен һәм комплектлылыгын тикшергәннән соң, бәяләү өчен 23 эш кабул ителде. 
2026 елның 10 мартында «ҮКС» МБУсе директоры Гайнуллина В.М. җитәкчелеге астында бәйге комиссиясенең йомгаклау утырышы узды. Жюри әгъзалары тәкъдим ителгән эшләрне карады һәм тиешле критерийлар буенча бәяләде. 

Комиссия карары:
Тәкъдим ителгән логотиплар Нигезләмә таләпләренә һәм бәйге максатларына тулысынча туры килеп җитми:

  • концептуаль бөтенлек юк;
  • төрлечә куллану һәм зурайтуда кыенлыклар бар;
  • корпоратив стилистикага туры килми;
  • эшләрдә Чаллы шәһәрен тану күзәтелми, китапханә системасы урнашкан шәһәр белән бәйлелекне чагылдыручы визуаль элементлар юк.

Төп призны (бүләк сертификаты) беркемгә дә тапшырылмый. Эшләре бәяләүгә узган барлык катнашучыларга «Китапханә логотипын яса!» иҗади бәйгесенең катнашучы дипломы тапшырылачак.

Кызыксынулары һәм иҗади якын килүләре өчен барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез! Киләчәктә уңышлар һәм яңа креатив идеяләр телибез!

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: