Время проведения: 15 января - 14 февраля 2024
2024 елның 15 гыйнварыннан 14 февраленә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУсендә каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган «Муса Җәлил. Тормышы җыр кебек» иҗади бәйгесе узды. Бәйгегә Муса Җәлил әсәрләренең берсен яттан сәнгатьле итеп сөйләү, шагыйрьнең әсәрләре буенча ясалган рәсем һәм кул эшләнмәләре кабул ителде. |