«Безнең белән рәсем яса» иҗади остаханәсе бәйгеләрдә катнашырга чакыра

Время проведения: сентябрь

«Безнең белән рәсем яса» иҗади остаханәсе балалар һәм укытучыларны түбәндәге юнәлешләр буенча бөтенроссия дистанцион бәйгеләрдә катнашырга чакыра:

Рухи-әхлакый:
– «Үз туган ягыңны бел һәм ярат»
– «Көзге фантазияләр»
– «Ватанга хезмәттә»

Социаль:
– «Юл йөрү кагыйдәләрен бел, юл буйлап йөрмә!»
– «Минем ГАИЛӘМ – минем байлыгым!»
– «Яшь ЭКОЛОГ»
– «ТУКТА КУРКЫНЫЧ! Куркынычсызлык территориясе».

Бәйгеләрдә барлык теләге булганнар катнаша ала, моның өчен электрон гаризаны рисуйснами.рф сайтына (менюда «Заявка» бүлеге) җибәрергә кирәк. Иҗади эшләрне өч номинациядә тәкъдим итәргә була: рәсем, кул эшләре һәм фотолар.
Нигезләмәләр һәм бәйгедә катнашу шартлары рисуйснами.рф сайтында урнаштырылган. Оештыручыларга сорауларны info@risyisnami.ru электрон почтасы аша бирергә мөмкин.
Чаралар үсеп килүче буында туганнар һәм якыннарга, табигать һәм туган якка карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Шулай ук сәнгати иҗат төрләренә карата кызыксынуны үстерүдә булышлык итә. 
Катнашучылар өчен «Творчество без границ» педагогик журналына керү мөмкинлеге тудырыла, анда рәсем сәнгате буенча файдалы мәгълүмат https://рисуйснами.рф/journal/2021/6 табарга була.
Укчытучылар өчен дәрестән тыш эшчәнлекне оештыру өчен материаллар https://рисуйснами.рф/vneurochka сәхифәсендә тәкъдим ителә.

Поделиться: