«Халык мәдәнияте чәчелмәләре: Чаллы җирендә Борынгы Болгар мәдәнияте кайтавазы»: челтәрле уен (6+)

Бесплатно
Время проведения: Январь 2022- Февраль 2022 г.

Шәһәр үзәк китапханәсендә «Халык мәдәнияте чәчелмәләре: Чаллы җирендә Борынгы Болгар мәдәнияте кайтавазы» дигән челтәрле уен старт алды. Уен һәр елны уздырылучы «Туган ягым һәм мин, никадәр күбрәк уйласам, шулкадәр кадерлерәк» пиар-проектының бер өлеше булып тора. 

2022 елда проект Россия халыкларының мәдәни мирасы елына һәм Борынгы Болгарның юбилеена багышлана

2021 елның ноябреннән командалар – шәһәребезнең мәктәп музейлары активистлары үзләренә тәкъдим ителгән биремнәрне үти. 30 дан артык мәктәп укучылары уенны башлап җибәрде инде. Мәктәп музейлары активистлары шәһәр, китапханә музейларына килә, Болгар тарихы һәм халкыбызның мәдәни мирасы белән бәйле биремнәрне үти. 

Мәктәп укучыларын мавыктыргыч һәм танып белү уенында катнашырга чакырабыз. 

28 февраль көнне уенга йомгак ясалачак һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак. 

Тулырак мәгълүмат белән пиар-проектның  ВКонтакте социаль челтәрендәге битендә таныша аласыз.

Белешмәләр өчен телефон – 89196445729.

Поделиться: