«Россиянең бөек исемнәре. Петр I»: челтәрле акциясе дәвам итә (0+)

Время проведения: 01.02.2022.-03.04.2022

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы 2022 елның 1 февраленнән 27 маена кадәр «Россиянең бөек исемнәре. Петр I» челтәрле акциясендә катнашырга чакыра.
Акция Петр I нең тууына 350 ел тулуга багышлана. 

Акциядә катнашу өчен 2022 елның 27 маена кадәр социаль челтәрләрдә (шәхси биттә яки учреждение битендә) катнашучының Петр I турында китап тотып төшкән фотосын #ПетрСелфи350 хештегы белән урнаштырырга кирәк. Оештыручыны күрсәтү (Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» Муниципаль бюджет учреждениесенең 6 нчы санлы китапханәсе») – мәҗбүри.

Акциядә катнашу өчен тутырылган анкета оештыручының электрон почтасына cbs_filial6@mail.ru җибәрелә.

Элемтә өчен телефон: 8(8552) 54-53-30.

Акциянең нигезләмәсе

Акциянең нигезләмәсе (2022 елның 31 мартында кертелгән төзәтмәләр белән) 

«Россиянең бөек исемнәре. Петр I» челтәрле акциясендә катнашу өчен анкета 

Өлкә (төбәк, республика), торак пункт (шәһәр, район, авыл һ.б.) _______________________
Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме______________________________________
Учреждение исеме__________________________________________________________________
Интернет челтәрендә басылып чыккан язмаларга актив сылтама____________________________
Электрон почта адресы _______________________________________________________________

 

Поделиться: