«Шигъри сабантуй» челтәр акциясе тәмам (0+)

Бесплатно
Время проведения: 13.04.2020-01.06.2020

Килеп чыккан эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, 1 нче санлы китапханә 2020 елның 13 апреленнән 1 июненә кадәр «Шигъри сабантуй» челтәр акциясе оештырды. Ул ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланды. 

Акциянең максаты – Татарстан язучы-шагыйрьләре иҗатына укучыларның игътибарын җәлеп итү аша «ВКонтакте» социаль челтәрендә китапханә эшчәнлеген популярлаштыру. «Шигъри сабантуй» челтәр акциясе китапханәчеләргә һөнәри хезмәттәшлек һәм җәмгыять белән үзара мөнәсәбәтләрнең яңа формаларын сынап карарга мөмкинлек бирде.

Акциягә Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Марий-Эл, Ростов, Омск, Свердловск, Белгород, Тверь, Туля һәм Россиянең башка өлкәләреннән  «ВКонтакте» социаль челтәрен кулланучы 3 яшьтән алып 80 яшькәчә 600 дән артык кеше кушылды. Бу мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар, тәрбиячеләр, студентлар, мәктәп укучылары һәм балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр. Катнашу өчен алар ВКонтактеда #поэтическийсабантуй һәм #100летТАССР хештэглары белән Татарстан язучысы-шагыйренең үзләре яраткан шигырен урнаштырды. Әлеге язманы фотоколлаж, видеоролик, плейкаст һ.б. рәвешендә бизәргә мөмкин иде.

Катнашучылар башкаруында рус яки татар телләрендә Г. Тукай, М. Җәлил, Л. Шәех, Ш. Галиев, Р. Вәлиев, Р. Сәлах, Р. Миңнуллин, Р. Вәлиева, А. Анисимов, З. Захарова, К. Афанасьев һәм башка шагыйрьләрнең әсәрләре яңгырады.

Китапханәчеләр активлык күрсәткән һәм акция турында уңай фикерләр калдырган өчен катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерә! Яңа иҗади уңышлар барыгызга да!

Акциядә тәкъдим ителгән барлык эшләр белән «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Шигъри Сабантуй» https://vk.com/poeticsabantui төркемендә танышырга мөмкин. 

Акциянең нигезләмәсе

_

Поделиться: