«Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» челтәрле акциясе (0+)

Время проведения: 01.10.2020-30.10.2020

Бәхетле булу өчен сәламәтлек кирәк, ә аны саклау үзебезнең кулда. Социаль челтәрләрдә үз үрнәгебездә без бергәләп сәламәт тормыш рәвеше алып баруның авыр түгеллеген һәм файдасын дәлилли алабыз.

«ҮКС» МБУнең шәһәр Үзәк китапханәсе «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!» челтәрле акциясе старт алуы турында игълан итә. Ул «+5»лелек сәламәтлек» фестивале кысаларында үткәрелә.  

Акциядә катнашу өчен, яшенә һәм тору урынына карамастан, теләге булган барлык «ВКонтакте» социаль челтәре кулланучылары чакырыла. 

Челтәрле акциядә катнашучылар үзләренең физкультура һәм спорт белән  шөгыльләнүләренең фотосын яки видеоязмасын социаль челтәрләрдә һәм шәһәр Үзәк китапханәсенең балалар һәм яшүсмерләр бүлеге битендә урнаштырырга тиеш. Әлеге басмалардан нәтиҗәдә яхшы яшәүнең сере сәламәтлектә дигәнне исбат итүче видеоязма барлыкка киләчәк.

Акциянең нигезләмәсе 

Белешмәләр өчен телефон: 8-999-164-73-75.

 

Поделиться: