Время проведения: 13.05.2020-30.09.2020
Чаллы шәһәре «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУ 2020 елның 13 маеннан 30 сентябренә кадәр «Яраткан шәһәрем» челтәр акциясе уздыра. Ул Чаллы каласының 90 еллыгына һәм Татар АССРы оешуына 100 ел тулуга багышлана. Акциядә катнашу өчен, яше һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләге булган барлык «ВКонтакте» социаль челтәре кулланучылары чакырыла. Акциядә катнашырга теләүчеләр түбәндәге шартларны үтәргә тиеш: – Чаллы шәһәре 17 нче санлы китапханә https://vk.com/club141483058 һәм «Яраткан шәһәрем» https://vk.com/club195335961 төркемнәренә кушылырга; – «челтәр акциясе» дигән билге белән cbs-filial17@mail.ru электрон почтасына гариза җибәрергә; – ВКонтакте социаль челтәрендәге «Яраткан шәһәрем» төркемендә туган шәһәрнең яраткан күренекле урыныннан фото һәм аның турында язманы урнаштырырга. Ул #Мой_любимый_город_2020#100летТАССР хештэглары белән бирелергә тиеш; – катнашучы, теләсә кайсы материалны бастырып чыгарганда, акциянең рәсми оештыручысы Чаллы шәһәренең 17 нче санлы китапханәсе булуын күрсәтергә тиеш. Акция массакүләм мәгълүмат чараларында, китапханәнең библиотека-челны.рф сайтында һәм «ВКонтакте»дагы https://vk.com/club141483058 төркемендә яктыртылачак. Элемтә өчен: e-mail: cbs-filial17@mail.ru «Яраткан шәһәрем» челтәр акциясендә катнашу өчен Өлкә (төбәк, республика): Бәйгене уздыру шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм. |