Время проведения: 13.05.2020-30.09.2020
Акциядә катнашу өчен, яше һәм яшәү урынына бәйсез рәвештә, теләге булган барлык «ВКонтакте» социаль челтәре кулланучылары чакырыла. Акциядә катнашырга теләүчеләр түбәндәге шартларны үтәргә тиеш: – Чаллы шәһәре 17 нче санлы китапханә https://vk.com/club141483058 һәм «Яраткан шәһәрем» https://vk.com/club195335961 төркемнәренә кушылырга; – «челтәр акциясе» дигән билге белән cbs-filial17@mail.ru электрон почтасына гариза җибәрергә; – ВКонтакте социаль челтәрендәге «Яраткан шәһәрем» төркемендә туган шәһәрнең яраткан күренекле урыныннан фото һәм аның турында язманы урнаштырырга. Ул #Мой_любимый_город_2020#100летТАССР хештэглары белән бирелергә тиеш; – катнашучы, теләсә кайсы материалны бастырып чыгарганда, акциянең рәсми оештыручысы Чаллы шәһәренең 17 нче санлы китапханәсе булуын күрсәтергә тиеш. Акция массакүләм мәгълүмат чараларында, китапханәнең библиотека-челны.рф сайтында һәм «ВКонтакте»дагы https://vk.com/club141483058 төркемендә яктыртылачак. Элемтә өчен: e-mail: cbs-filial17@mail.ru «Яраткан шәһәрем» челтәр акциясендә катнашу өчен Өлкә (төбәк, республика): Бәйгене уздыру шартлары белән таныштым һәм шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белдерәм. |