«Җәй, китап һәм мин – дуслар!» челтәр акциясе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 15.06.2020-25.08.2020

2020 елның 15 июненнән 25 августына кадәр «ҮКС» МБУнең Үзәк балалар китапханәсе Сезне «Җәй, китап һәм мин – дуслар!» челтәр акциясендә катнашырга чакыра.

Акциядә яшенә һәм яшәү урынына карамастан, теләге булган һәр кеше – «ВКонтакте» социаль челтәре кулланучылары катнаша ала. 

Катнашырга теләүчеләр түбәндәге шартларны үтәргә тиеш:

– Вконтактеда https://vk.com/club138025982 (Чаллы шәһәренең Үзәк балалар китапханәсе) һәм «Җәй, китап һәм мин – дуслар!» https://vk.com/club196124959 төркемнәренә кушылырга;

– җәйге каникуллар вакытында укыган китап белән үзегезгә ошаган урында фотога төшәргә. Китапның тышы яхшы күренергә тиеш;

– әлеге фотоны Вконтакте социаль  челтәрендә, акциянең «Җәй, китап һәм мин – дуслар!» төркемендә урнаштырырга. Ирекле формада авторын, китапның исемен һәм нәрсәсе белән күңелегезне яулавын язарга; басмалар  #Летокнигаядрузья #библиотекиЧелнов хэштеглары белән бирелергә тиеш;

– biblio_cdb@mail.ru электрон почтасына «Җәй, китап һәм мин – дуслар!» билгесе белән гариза җибәрергә;

акцияне оештыручыны күрсәтү мөһим: Татарстан Республикасы Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы». 

Белешмәләр өчен телефон: 38-30-26.

Акциянең нигезләмәсе

Поделиться: