«Тукайга мәхәббәт белән» Шәһәркүләм әдәби видеобәйге (0+)

Время проведения: 01.04.2019–21.04.2019

2019 елның 1 апреленнән 21 апреленә кадәр Чаллы «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» МБУнең 17 нче санлы балалар китапханәсе бөек татар шагыйренә багышланган «Тукайга мәхәббәт белән» исемле шәһәркүләм әдәби видеобәйгедә катнашырга чакыра. Бәйгенең төп максаты – яшь китап сөючеләрне балалар шигъриятенә, нәфис сүз жанрына тарту һәм Габдулла Тукай иҗатын пропагандалау.  Бәйгедә 3-7 яшьлек мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнаша ала.

Катнашу өчен гаризалар, түләү турында квитанцияләр, видеоэшләр 2019 елның 1 апреленнән 21 апреленә кадәр Татарстан урамы, 24 нче йорт, 213 нче фатир (Яңа шәһәр, 50/02-213) адресы буенча 17 нче санлы балалар китапханәсендә яисә cbs-filial17@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 32-71-64

Бәйгенең нигезләмәсе

«Тукайга мәхәббәт белән» исемле шәһәркүләм әдәби видеобәйгедә катнашу өчен

ГАРИЗА-АНКЕТА

Катнашучының фамилиясе, исеме
Җитәкчесенең фамилиясе, исеме, әтисенең исеме
Катнашучының туу вакыты, яше
Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең исеме
Эшнең исеме
Катнашучының һәм җитәкчесенең телефоны, е-mail

Бәйгене үткәрү кагыйдәләре белән таныштым һәм риза:

Имза: ______________________

Искәрмә: Гариза һәм эшкә катнашучының Ф.И.О языла.

Поделиться: