«Яраткан китапны укып, һөнәр сайлыйбыз» («Любимую книгу читая, профессию мы выбираем») Республикакүләм буктрейлерлар бәйгесе  (12+)

Время проведения: 01.02.2019–01.06.2019

«Республика яшүсмерләр китапханәсе» Татарстан Республикасының дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Татарстанда эшче һөнәрләр елына багышланган «Яраткан китапны укып, һөнәр сайлыйбыз» исемле буктрейлерлар бәйгесе игълан итә.

Бәйге 2019 елның 1 февраленнән 1 июненә кадәр  ТР Президентының «Татарстан Республикасында 2019 елны Эшче һөнәрләр елы дип игълан итү турындагы»  2018 елның 24 сентябрендәге УП-687 номерлы Карары нигезендә үткәрелә.

Бәйгенең максат-бурычлары: яшьләр арасында эшче һөнәрләрнең абруен арттыру, китапханә эшчәнлегенең яңа заманча формалары һәм ысуллары ярдәмендә эшче һөнәрләрнең җәлеп итәрлек имиджын булдыру.

Бәйгедә катнашу өчен 14-30 яшьлек егетләр-кызлар чакырыла. Катнашучыларга эшче һөнәрләр турындагы китаплар буенча буктрейлер әзерләргә тәкъдим ителә.

1 нче этап 2019 елның 1 февраленнән 1 маена кадәр республикабыз шәһәр һәм районнарының Үзәкләштерелгән китапханәләр системалары базасында уздырыла. Бәйге кагыйдәләренә туры килгән эшләр районның оештыру комитеты тарафыннан 2019 елның 15 маеннан да соңга калмыйча, нәтиҗәләр чыгару өчен, «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә: 420044, Казан шәһәре, Ибраһимов проспекты, 53«б» йорты адресы буенча кабул ителә. 
2 нче этап 2019 елның 15 маеннан 1 июненә кадәр «Республика яшүсмерләр китапханәсе» ТР дәүләт бюджет мәдәният учреждениесендә бәйгегә йомгак ясала.

Бәйге нәтиҗәләре, шулай ук призлы урыннар алган буктрейлерлар Республика яшүсмерләр китапханәсе сайтында басылып чыгачак.

Иң яхшы эшләр диплом һәм төрле призлар белән бүләкләнәчәк. Бәйгенең кагыйдәләрен төгәл үтәгән калган барлык катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылачак.

Бәйгенең координаторы: методист Вәлиуллина Раилә Рафиковна.
Телефоннар: (843) 523-55-09, 523-55-06, факс: (843) 523-55-09, е-mail: libjuv@mail.ru. 
Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: