«Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел» («30 лет подвигу, 30 лет памяти») Республика бәйгесе (12+)

Время проведения: 01.12.2018–15.02 2019

Россиядә һәм элеккеге союз республикаларында билгеләп үтелүче 15 февраль – Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көне уңаеннан, ТР Хәрби комиссариаты, «Сугышчан туганлык» ветераннар иҗтимагый оешмасының Татарстан бүлеге, ТР «Республика балалар китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе Татарстан яшүсмерләрен «Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел» Республика бәйгесендә катнашырга чакыра.

Катнашучыларга эзләнү эшләре элементлары кертелгән хикәя, очерк, иншада шул вакытта Әфганстанда хезмәт иткән туганнары һәм якташлары турында сөйләргә тәкъдим ителә.

Бәйге эзләнү эшен күзалдында тота: сугышчы-интернационалист яки аның туганнары белән очрашу, истәлек-хатирәләрне яздырып алу, фото һәм документларның копиясен ясау, җыелган мәгълүматлар нигезендә, хикәяләү формасында Әфганстанда совет гаскәрләре төркеме составындагы интернационалист хезмәтен ачып салу, солдат һәм офицерларның каһарманлыгына бәя бирү.

12-14 яшьлек яшүсмерләр «Батырлыкка – 30 ел, хәтергә – 30 ел» бәйгесендә актив катнашыр дип ышанып калабыз.

Бәйгенең муниципаль  этабын оештыручы – «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесе.

Конкурс эшләре 2019 елның 4 февраленә кадәр «ҮКС» МБУ китапханәләрендә Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә, электрон диск яисә флеш-картада кабул ителә. Балалар һәм яшүсмерләрнең бәйгегә килгән барлык эшләрен электрон җыентыкта бастырып чыгарырга планлаштырыла. Бәйге нәтиҗәләре буенча һәр катнашучы Сертификат алачак, ә иң активлар Дипломга лаек булачак. Шулай ук бәйгедә актив катнашкан мәктәп һәм китапханәләр Рәхмәт хаты белән бүләкләнәчәк.

Китапханә элемтәсе сылтама буенча  https://библиотека-челны.рф/nashi-biblioteki/

Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: