Г.Р.Державин шигырьләрен укучылар арасында республика бәйгесе (6+)

Время проведения: 12.09.2019-01.11.2019

Г.Р. Державин иҗатын популярлаштыру һәм укучы яшьләрне шигърият сәнгатенә, рус шигъриятен укуга, Россиянең мәдәни кыйммәтләренә тарту максатларында, 2019 елның 12 сентябреннән 1 ноябренә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Г.Р.Державин шигырьләрен укучылар республика бәйгесе уздыра.

Бәйгедә катнашу өчен республиканың урта һәм югары уку йортларында белем алучы укучылар һәм студентлар түбәндәге номинацияләр буенча чакырыла:

– 5-8 нче сыйныф укучылары;

– 9-11 нче сыйныф укучылары;

– мәдәният өлкәсенә караган урта һәм югары уку йортлары студентлары.

Бәйге ике этапта узачак:

I этап – читтән торып. Бәйгедә катнашу өчен гариза (Нигезләмәдәге кушымта формасы буенча әзерләнә) һәм видеоязма 2019 елның 12 сентябреннән 12 октябренә кадәр ТР Язучылар берлегенә derzhavin-sprt@mail.ru электрон адресына җибәрелергә тиеш. I этап нәтиҗәләре 2019 елның 28 октябреннән дә калмыйча Татарстан Язучылар берлеге сайтында басылып чыгачак (www.sptatar.ru).

II этап – 2019 елның 1 ноябре көнне 420012, Казан, Мөштәри урамы, 14 нче йорт адресы буенча Татарстан Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубында узачак.

Жюри фикерләшеп, нәтиҗә чыгарганнан соң, һәр номинациядә (I, II, III урыннар) җиңүчеләрне һәм Айрат Арсланов исемендәге «Иң яхшы артистларча башкару», «Җиңү өчен рәхмәт бабама!» номинацияләре лауреатларын билгеләячәк. Җиңүчеләрне һәм бәйге номинантларын бүләкләү тантанасы 2019 елның 1 ноябрендә Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Г.Тукай исемендәге клубында булачак.

Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылачак. Йомгаклау пресс-релизы, җиңүчеләр һәм номинантлар исемлеге Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында басылып чыгачак.

Элемтә өчен телефон: +7(843)236-97-71.

Бәйгенең нигезләмәсе

Гариза формасы 

– Катнашучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

– Яше

– Районы

– Шәһәре

– Сыйныфы

– Белем бирү йорты

– Әсәрнең авторы һәм исеме

– Укытучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме

– Элемтә өчен телефоннар:

– катнашучының

– уку йортының

– укытучының

– Катнашучының электрон адресы

Мин 2006 елның 27 июленнән 152-ФЗ нче санлы «Шәхси мәгълүматлар турында» гы Федераль канунга ярашлы шәхси мәгълүматларымны эшкәртүгә каршы түгел.

Ф.И.О.______________________/__________/

(имза)

Дата:

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: