«Укы һәм уртаклаш» республика бәйгесе (12+)

Бесплатно
Время проведения: 30 марта 2025

«Р.М.Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсе» ТР ДБМУсе яшь укучыларны Балалар китабы атналыгына багышланган «Укы һәм уртаклаш» республика бәйгесендә катнашырга чакыра! 

Укуны яратуыгыз белән уртаклашыгыз! Моның өчен:

1. Иң-иң яраткан китабыгызны сайларга!
2. Башкаларны кызыктырырлык итеп әлеге китап турында сөйләгәнне кызыклы һәм матур итеп видеога төшерергә (1 минутка кадәр)! 
3. Үз исемеңне, яшеңне күрсәтергә һәм туры килүче номинацияне сайларга:

• «Минем яраткан әкиятем» (4-6 яшь) – сөйләүнең үзенчәлеклелеге һәм сәнгатьлелеге бәяләнә.
• «Йөрәгемне яулаган герой» (7-9 яшь) – анализ тирәнлеге һәм сәнгатьлелек бәяләнә.
• «Китап маҗаралары» (10-14 яшь) – сөйләүнең мәгънәлелеге һәм тәкъдим итүнең үзенчәлеге бәяләнә. 
4. Видеоны aleksandra.amirova@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә.

Иң мөһиме: Видео яхшы сыйфатлы, тавышы яхшы булырга тиеш! Катнашуны ата-аналар яки опекуннар белән килешеп эшләргә кирәк. 

Бәйгене үткәрү вакыты: 05.03 – 30.03

Бүләкләү: 17 майда без һәр номинациядә җиңүчеләр исемнәрен игълан итәбез! Сезне менә дигән бүләкләр: китаплар, дипломнар, катнашучы сертификатлры көтә.

Укуга карата мәхәббәтегез турында белдерү һәм яхшы призлар алу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз! 

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: