«Нефтьнең туган урыны»: Республика әдәби бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: 01.03.2023-10.06.2023

2023 елның 1 мартыннан 10 июненә кадәр нефтьчеләр һәм «Татнефть» компаниясе турында язылган иң яхшы хикәя һәм шигырьгә «Нефтьнең туган урыны» дигән Республика әдәби бәйгесе үткәрелә. 

Бәйге «Татнефть» Хәйрия фонды тарафыннан ТР Язучылар берлеге белән берлектә Татарстан нефтен чыгара башлауга 80 ел тулуны һәм Ромашкинода беренче нефть чыгару урыны ачылуга 75 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында уздырыла. Бәйге республика статусына ия. 

Бәйгедә 18 яшь һәм аннан өлкәнрәк үзешчән авторлар һәм ТР Язучылар берлеге әгъзалары катнаша ала. Әсәрләр ике жанрда: рус һәм татар телләрендә хикәя, шигырь (аңа кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында яки аерым җыентыкларда басылып чыкмаган) кабул ителә. 

Бәйге эшләрен 2023 елның 1 мартыннан 10 июненә кадәр Ruhiat@mail.ru электрон адресына җибәрергә мөмкин.

Белешмәләр өчен телефон: 8(8553) 373-951.

Бәйгенең нигезләмәсе

 

Поделиться: