Время проведения: с 16 по 23 августа 2021
«Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча Министрлык ярдәмендә «Безнең геройлар» дигән әдәби яшьләр марафоны уздыра. Катнашучыларның эшләре @musa_marafon Инстаграм аккаунтында урнаштырылып барачак. Җиңүчеләр 2021 елның 16 августыннан 23 августына кадәр гугл форма аша онлайн тавыш бирү барышында ачыкланачак. Беренче өч урын электроника кибете призлары белән бүләкләнәчәк, призлар фонды 135 мең сумны тәшкил итә. Марафон җиңүчеләренә бүләкләр:
Марафон җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2021 елның 25 августында – шагыйрьне искә алу көнендә, Казан шәһәренең 1 Май мәйданындагы Муса Җәлил исемендәге һәйкәл каршында узачак тантаналы чара кысаларында үтәчәк. |