«Яшьләр белән бер китапханә көне» видеоязмалар бәйгесе (18+)

Бесплатно
Время проведения: по 20 апреля 2025 года

Татарстанның республика яшьләр китапханәсе З марттан 30 апрельгә кадәр «Яшьләр белән бер китапханә көне» дигән видеоязмалар бәйгесе уздыра.
Бәйгенең максаты – китапханә хезмәткәрләренең иҗади сәләтен ачыклау һәм активлаштыру.  
Бәйгедә катнашу өчен Татарстан Республикасының шәһәр округлары һәм муниципаль районнары хезмәткәрләре чакырыла — бер кеше дә, китапханәдән команда да гариза бирә ала. 
Гаризалар һәм эшләр 2025 елның 3 мартыннан 20 апреленә кадәр кабул ителә. 
Бәйге турында мәгълүмат «Республика яшьләр китапханәсе» ТР ДБМУсе сайтында тхбәндәге сылтама буенча урнаштырылган: https://ryltat.ru/конкурс-видеороликов-один-библиоте/, шунда ук бәйге эшенә сылтама күрсәтелә. 

Белешмәләр өчен телефон: 8(843) 523-55-09, инновацион-методик бүлек.

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: