«Бергә ясыйбыз!» республика акциясе (0+)

Бесплатно
Время проведения: 03.03.2021-08.03.2021

Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил каршында Балалар шурасы кешелек дөньясының нәфис затларын Халыкара хатын-кызлар көне белән иҗади котларга тәкъдим итә. «Бергә ясыйбыз!» республика акциясе социаль челтәрләрдә #УПРвРТделаемвместе хештегы астында уза.
Анда катнашу өчен 8 мартка кадәр әниләре, әбиләре, туганнары, дуслары яки укытучылары белән берлектә бәйрәмгә багышланган иҗади эш әзерләргә кирәк. Мәсәлән, бүләк сыйфатында ризык әзерләргә, рәсем ясарга яки чигәргә, сын ясарга, сувенир әзерләргә, яраткан әсәрне музыка уен коралында уйнарга мөмкин. Боларның барысын да видеога яки фотога төшерергә, шуннан соң  Instagram яки «ВКонтакте» социаль челтәрендә #УПРвРТделаемвместе хештегы белән урнаштырырга кирәк, бүләкнең ничек һәм кем катнашында әзерләнүе турында сөйләү мөһим. 
Язма реклама характерында булмаска, экстремистик юнәлештәге материаллардан тормаска, балаларның физик һәм психик сәламәтлегенә зыян салмаска тиеш. 

Акциянең нигезләмәсе

Поделиться: