«Без Пушкинны кечкенәдән укыйбыз!» төбәк иҗади бәйгесе (0+)

Платно
Время проведения: 10 января - 15 февраля 2024 года

2024 елның 10 гыйнварыннан 15 февраленә кадәр Чаллы шәһәренең «Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» 4-14 яшьлек балаларны бөек рус язучысы һәм шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган «Без Пушкинны кечкенәдән укыйбыз!» дигән төбәк иҗади бәйгесендә катнашырга чакыра. Бәйгегә А.С.Пушкин әсәрләрен укыганның видеоязмалары, язучының яраткан әсәр геройлары рәсемнәре яки кул эшләнмәләре кабул ителә. 

Кул эшләнмәләре һәм рәсемнәрне түбәндәге адрес буенча көтеп калабыз: Чаллы ш., ЗЯБ бистәсе, Һади Такташ ур., 42 нче йорт (15/18) 72 нче фатир.
Видеоязмалар cbs_filial8@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 8(8552) 46-67-37

Бәйгенең нигезләмәсе

Поделиться: